Иртәгә Казанда ВИЧка тестны бушлай тапшырырга мөмкин булачак

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 21 мартта, СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест уздыра.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз.

Тест-мобиль Казанда 21 мартта Пушкин урамында урнашкан "Сәгать" һәйкәле янында (Пушкин урамы, 11) 13:00-17:00 сәгатьләрдә эшләячәк.

ВИЧның симптомнары юк, тест бир, үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел.

«ВИЧка ТЕСТ – белем күбрәк, куркынычлар азрак» проекты "Яңа гасыр" АБНО белән берлектә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International