Башкаланың беренчел буын медицина учреждениеләренә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау буынын модернизацияләү программасы буенча быел 9 берәмлек җиһаз кайтарылачак.
Яңа стационар рентген-аппаратны Казанның 9нчы балалар шәһәр поликлиникасына, гастроскопия үткәрү өчен эндоскопны 12нче шәһәр клиник хастаханәсенә сатып алачаклар.
Стационар УЗИ-аппаратны Казан шәһәренең М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсендә, Казан шәһәренең 11 нче шәһәр хастаханәсендә һәм 20 нче шәһәр поликлиникасында яңартачаклар.
Портатив УЗИ-аппаратлар Казанның 8 нче поликлиникасына, 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенә, М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсенә һәм Медицина университеты клиникасына кайтарылачак.
2025 елда республиканың беренчел буын учреждениеләре өчен барлыгы 114 берәмлек җиһаз сатып алу планлаштырылган. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан киләчәк.