Бүген Республика стоматология поликлиникасында авыз куышлыгы гигиенасы буенча мастер-класс узды. Анда дәваланырга килүче кечкенә пациентлар катнашты.
Балалар бүлеге мөдире Наилә Хөснуллина балаларга теш структурасы нәрсәдән тора, ни өчен алар авырта башлый һәм авыз куышлыгының дөрес гигиенасы нәрсәдән гыйбарәт икәнен сөйләде. Стоматолог тешләрне ничек чистартырга кирәклеген ачык күрсәтте һәм балаларга бу күнекмәләрне мөстәкыйль үзләштерергә ярдәм итте.
Шулай ук мастер-класс кысаларында һәр бала үзен стоматолог ролендә хис итә алды, ак халат киеп карады һәм пломба салды. Истәлеккә барлык катнашучыларга теш чистарту календаре һәм теш пастасы пробнигы бүләк ителде.
"Нигездә хәзер балалар тешләрен начар чистарта. Әлбәттә, безнең белгечләрнең балаларны авыз куышлыгы гигиенасына өйрәтүе - бу зур плюс. Тешләрне беренче теш барлыкка килүгә чистарта башларга кирәк, сабый өчен бу гадәт булсын өчен. Һәм стоматологка барулар балада стресс тудырырга тиеш түгел, шуңа күрә даими рәвештә профилактик тикшерүләргә килергә кирәк", - дип билгели Хөснуллина.
Дөрес тукланмау, баллының артык булуы кариеска китерә. Шуңа күрә ата-аналарга баланың рационына һәм авыз куышлыгының гигиенасына күбрәк игътибар бирергә кирәк, дип йомгаклый стоматолог.