Бүген Республика туберкулезга каршы клиник диспансерында «Урта персонал эшчәнлегендә, шул исәптән инвалидлыклары булган пациентлар белән нәтиҗәле коммуникацияләр» дигән семинар узды.
Чара Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган иде һәм анда 120 кеше катнашты.
Семинарны диспансерның баш табибы Алексей Петрович Алексеев ачып җибәрде, ул шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-фтизиатры. Сәламләү сүзен Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташлары эшчәнлеге белән идарә итү буенча штаттан тыш баш белгече һәм «Казан медицина көллияте» ДАҺБУ директорының дипломнан соң һәм өстәмә белем бирү буенча урынбасары Татьяна Вячеславовна Ванюшина әйтте.
Семинар барышында катнашучылар әйдәп баручы белгечләрнең докладларын тыңладылар.
Төп программа тәмамланганнан соң катнашучылар өчен «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУ буйлап экскурсия үткәрелде, анда алар учреждениенең эш шартлары һәм туберкулезны диагностикалау һәм дәвалауның замана ысуллары белән таныша алдылар.
Семинар «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУның эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Рузалия Мәхмүт кызы Долгова үткәргән «Балтнер-Ш100» аппараты ярдәмендә медицина калдыклары белән эш итү буенча тәҗрибә уртаклашу белән тәмамланды.
Семинар халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган, медицина хезмәткәрләре арасында белем һәм практик тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.