«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺБУда "Массажист" компетенциясендә «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатының республика этабы узды.
Түбән Кама районы башлыгының инклюзияне үстерү буенча ярдәмчесе Вәлиева Алина Роберт кызы һәм Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Мотыйгуллина Илсөяр Габделхәбир кызы Чемпионатның мактаулы кунаклары булдылар. Чемпионатта катнашучыларга көллият директоры Равил Рәшид улы Гарипов котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
«Массажист» компетенциясе буенча ярышларда «Мәктәп укучылары», «Студентлар», «Белгечләр» категорияләренең берсендә 14 катнашучы үз осталыкларын күрсәтте.
«Абилимпикс» чемпионаты – үзең турында белдерү мөмкинлеге, җиңүләргә һәм камилләшүгә беренче старт, профессиональ карьера төзү мөмкинлеге.
Чемпионатның җиңүчеләре:
Миндубаев Хәким Наил улы - 1 урын («Мәктәп укучылары» категориясе)
Ибраһимова Рената Радик кызы - 2 урын («Мәктәп укучылары» категориясе)
Майорова Алена Евгеньевна - 3 урын («Мәктәп укучылары» категориясе)
Мингалиева Диана Даниловна - 1 урын ("Студентлар" категориясе)
Озерной Александр Сергеевич - 2 урын («Студентлар» категориясе)
Бәдретдинов Риф Рәиф улы - 3 урын ("Студентлар" категориясе)
Ангариков Владимир Альберт улы - 1 урын («Белгечләр» категориясе)
Миңнегулов Илдар Габдерәүф улы - 2 урын («Белгечләр» категориясе)
Мостафин Рамил Муса улы - 3 урын («Белгечләр" категориясе)