Саба үзәк район хастаханәсенең йомгаклау медицина советы

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

21 мартта Саба районы хакимиятенең актлар залында 2024 ел нәтиҗәләре буенча медицина советы булып узды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшид улы Абашев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов, шулай ук «Регионара киника-диагностика үзәге» ДАССУ генераль директоры Рөстәм Наил улы Хәйруллин катнашты. Шулай ук районның авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты.

Саба районы сәламәтлек саклау учреждениесенең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турындагы нотык белән Саба үзәк район хастаханәсе баш табибы Марат Рафаэль улы Йосыпов чыгыш ясады.

Шулай ук медицина советында чыгыш ясадылар:

-баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары Илмира Госман кызы Гайнуллина «2024 елда Саба районы өлкәннәре арасында профилактик чараларның торышы һәм үтәлеше турында» доклады белән. Хастаханәдә халыкны профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру буенча дәүләт йөкләмәсе тулысынча үтәлгән — 102,6% ка.

«Цифрлаштыру» доклады белән цифрлы трансформация буенча баш табиб урынбасары Фәридә Инсафетдин кызы Галимуллина чыгыш ясады.

«Регионара киника-диагностика үзәге» ДАССУ генераль директоры Рөстәм Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Саба район үзәк хастаханәсе үз карамагындагы районнар арасында иң яхшысы булып тора һәм үлем күрсәткечен 8,6% ка киметүгә иреште.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов районда халыкны сәламәтләндерү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, торак белән тәэмин итү кысаларында яшь белгеч-медикларга ярдәм итү мәсьәләләре хәл ителә, дип ассызыклады.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев учреждение коллективы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шулай ук «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүдә өстенлекләр билгеләнде һәм авыруларны ачыклауда халыкны диспансерлаштыруның роле ассызыкланды.

Медицина советы азагында атказанган хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International