24 март - Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең Костенеево табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы Антипова Наталья Александровна"Туберкулезны профилактикалау" темасына лекция үткәрде
Чара барышында иртә диагностика, даими рәвештә профилактик тикшерүләрнең мөһимлеге һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре яктыртылды.
Туберкулез үсеше куркынычы факторларына һәм аларны киметү ысулларына аерым игътибар бирелде.
Лекция барышында дөрес туклану, физик активлык һәм туберкулездан саклануның нәтиҗәле ысуллары буларак зарарлы гадәтләрдән баш тарту мәсьәләләре каралды.
Авыруны иртә стадиядә ачыклау өчен флюорография узуның мөһимлеген истә тотарга кирәк. Тикшерү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының « Сәламәтлек һәркем өчен» федераль программасы кысаларында уздырыла торган диспансеризация вакытында бушлай үткәрелә.