«Илкүләм приоритетлар» автоном коммерциягә карамаган оешма һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ТВ, радио һәм Интернетта диспансеризацияне популярлаштыруга юнәлдерелгән коммуникация кампаниясен башлап җибәрә.
Сәламәт калуның иң яхшы ысулы –диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен вакытында узу. Күп кенә авырулар башлангыч вакытта үзләрен сиздерми, ә нәтиҗәләрне симптомнар нигезендә генә ясау – профессиональ түгел һәм дөрес түгел.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты россиялеләргә үз сәламәтлекләрен контрольдә тотарга ярдәм итә. 2024 елда 100 миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узган. 2025 елда аларның саны артачак дип көтелә.