Бүген матбугат конференциясендә туберкулезга каршы көрәш чаралары турында сөйләштеләр

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистларның сорауларына җавап бирде: Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Алексей Викторович Никитин,

Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының балачак буенча баш табиб урынбасары Рәмзия Хәмит кызы Фатыйхова,

Татарстан Республикасы  Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Геннадьевна Алешина.

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта – 1882 елда туберкулез китереп чыгаручы бактерия – «Кох таягы» ачылган көнне билгеләп үтелә.

2025 елда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне «Әйе, без туберкулезны бетерә алабыз! Бурычлар, инвестицияләр, нәтиҗәләр!» девизы астында узачак.

Туберкулез, элеккечә үк, дөньяда еш үлемгә китерә торган авыруларның берсе булып кала, һәм соңгы елларда даруларга бирешми торган туберкулез очраклары санының борчулы үсеше күзәтелә.

2024 елда туберкулез белән авыручы 793 кеше беренче тапкыр ачыкланды (2023 елда – 881, 2022 елда – 971).

Республикада туберкулез белән авыручылар саны Россия Федерациясеннән 33,1% ка (29,6) һәм Идел буе федераль округыннан 33,3% ка (29,7) кимрәк.

2024 елда туберкулездан үлүчеләр саны 7,1% ка кимеде һәм 100 мең кешегә 1,3 тәшкил итте (2023 елда – 1,4; 2022 елда – 1,4).

Республикада туберкулездан үлүчеләр саны Россия Федерациясеннән 2,7 мәртәбә кимрәк (3,5) һәм Идел буе Федераль округыннан 2,0 мәртәбә кимрәк (2,6).

Туберкулез белән авыручыларның дәваланудан аерылу очракларын киметү өчен, 6 туберкулезга каршы диспансерда -«РКПД» ДАССУ филиалларында медик-социаль ярдәм кабинетлары ачылды.

Амбулатор этапта туберкулез белән авыручыларны контрольдә тотып дәвалау өчен республика бюджеты хисабына ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча 65,0 млн сумлык туберкулезга каршы препаратлар сатып алынды һәм сатылды.

Матбугат конференциясе видеосы: видео пресс-конференции

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International