24 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында Казанда һәм Чаллыда күчмә флюорография аппаратлары эшли башлаячак.
Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Барлык теләүчеләр күчмә рентген аппаратларында бушлай флюорография тикшерүе уза алачак.
Казан: 25 март, 09.00 дән 14.00 гә кадәр - «Тандем» сәүдә үзәге (Ибраһимов ур., 56); 26 март, 10.00 дән 15.00 гә кадәр - «Мега Казан» сәүдә үзәге (Җиңү Проспекты, 141).
Яр Чаллы: 31 март, 10.00 дән 14.00 гә кадәр, «Омега» сәүдә үзәге (Сөембикә проспекты, 2/19 с).
Тикшерү бушлай үткәрелә, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС алыгыз.