Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан (24 мартта билгеләп үтелә) Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Республика туберкулезга каршы клиник диспансер белгече белән берлектә Раифаның ябык типтагы махсус училищесында тәрбияләнүчеләр өчен туберкулезны профилактикалау турында лекторий үткәрде.
Балалар бүлеге мөдире, ТР ССМ «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУның табиб-фтизиатры Татьяна Теплова балаларга туберкулезның билгеләр клиникасы буенча танырга кыен булган бик мәкерле йогышлы авыру булуы турында сөйләде. Шулай ук белгеч әлеге йогышлы авыруның йоктыру һәм диагностика юлларын җентекләп яктыртты.
- Иртә диагностикалауның иң нәтиҗәле ысуллары булып 15 яшькә кадәрге балаларга манту пробасы һәм өлкәннәр арасында ел саен флюорография узу кала. Соңгы елларда балаларны туберкулезга иң төгәл тикшерү өчен диаскинтестлар куллана башладылар, -дип билгеләде табиб-фтизиатр.
«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова Татарстан Республикасында туберкулез белән авыручылар саны турында соңгы статистик мәгълүматлар китерде.
- Туберкулезны профилактикалауның мөһим специфик булмаган чараларының берсе - иммунитетны гомер буе саклап калу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, - дип ассызыклады белгеч үзенең чыгышын йомгаклап.
Балалар табибларның чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Лекция ахырында «Кох таякчыгында әсирлектә» («В плену у палочки Коха»), «Туберкулезны профилактикалау», «Диспансеризация» фильмнары күрсәтелде.