Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган профилактика чарасы

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге Республика туберкулезга каршы клиник диспансер белән берлектә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә (24 март) багышланган профилактика чарасы уздыра.

Казан халкын 26 мартта 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «Мега» сәүдә үзәгенә бушлай флюорография узарга, кандагы холестерин һәм глюкозаны билгеләүгә экспресс-анализ ясарга, артериаль кан басымын, буйны, авырлыкны үлчәргә, шулай ук табиб-терапевт консультациясен алырга чакырабыз.

Акциядә катнашучыларның үзләре белән паспорты, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛСы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International