26 мартта бөтен дөньяда эпилепсиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул шулай ук «Шәмәхә көн» буларак та билгеле.
Бу төс бәйрәм символына әверелде, чөнки шәмәхә төс нерв системасына уңай йогынты ясый, тынычландыра дигән фикер яши.
Чараның асылы хорафатларга каршы көрәштә. Эпилепсиядән интегүче кешеләр еш кына үзләренең аерымлыгын һәм башка җәмгыятьтән читләштерелүен сизә.
Һәм тикмәгә генә түгел, чөнки, диагноз барлыгын белгәч, күп кенә иҗтимагый оешмалар, мәктәпләр, институтлар яки спорт секцияләре булсынмы, авыручы кешедән читләшергә ашыгалар, хәтта ул дәваланса да һәм аның приступлары булмаса да.
«Татар-информ»га биргән интервьюда эпилептолог, м.ф. к., 8 нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсенең югары категорияле табибы Светлана Николаевна Сивкова аның нинди авыру икәнен, аны иртә этапларда ничек ачыклап була, аның белән кая барырга һәм аны игътибарсыз калдырсаң, ниләр була турында сөйләде.
Мәкаләне укырга: Читать статью