Казанның тәүлек буе эшли торган стационарларында ветераннар өчен 72 югары уңайлылык палатасы җиһазландырылган

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

72 югары уңайлылык палатасы шәһәрнең тәүлек буе эшли торган стационарларында урнаштырылган. Стационар дәвалануга мохтаҗ ветераннарны чираттан тыш хастаханәгә салалар – алар югары технологияле медицина ярдәме алалар.

Хәзер Казанда ветераннар һәм сугышта катнашучылар өчен диспансер караулары үткәрелә,алар 20 апрельгә тәмамланырга тиеш. Ел дәвамында тыл ветераннары да каралачак.

Шәһәрдә ветераннарга һәрьяклап ярдәм күрсәтү дәвам итә. Бу хакта Казан шәһәре Думасының XXXVII сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 2634 ветеран яши – инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннар.

Быел 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International