Йогышлы авыруларны профилактикалау атналыгы кысаларында (Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан) Республика клиник наркология диспансерында стационарда дәваланучы пациентлар өчен лекция узды.
Хроник алкоголизм белән авыручыларны дәвалау бүлеге шәфкать туташы Майя Степанова йогышлы авыруларны профилактикалау нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында сөйләде. "Кызганычка каршы, безнең пациентлар иммунитет кимү һәм аларның төп авыру үзенчәлекләре аркасында куркыныч төркемендә. Шуңа күрә аларга грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның сезонлы күтәрелү чорында нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, нинди профилактика чараларын үтәргә кирәклеген аңлату мөһим", - дип сөйли медицина хезмәткәре.