Алабуга районының Кәстәнәй табиблык амбулаториясендә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт башланды.
Хәзерге вакытта идән өслеген алыштыру башланды.
2011 елда ачылган Кәстәнәй табиблык амбулаториясе сменасына 40 кешегә исәпләнгән, аның составында 5 койкалы көндезге стационар бар.
Медицина ярдәме дәвалау эше, акушерлык эше, педиатриядә шәфкать туташы эше, лаборатор диагностика, физиотерапия, вакцинация, ашыгыч медицина ярдәме, гомуми практика, шәфкать туташы эше, гигиена тәрбиясе белгечлекләре буенча күрсәтелә.
Кабул итүне гомуми практика табибы Широбоков Павел Николаевич алып бара.