Юбилярны котларга, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырырга, истәлекле көн уңаеннан иң изге теләкләрен белдерергә Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Максудович Рәхимуллин, Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе Владимир Иванович Яшанин, Әлмәт районы Сәламәтлек саклау идарәсе ветераннар советы рәисе Надежда Александровна Царева һәм «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССУ ветераннар советы рәисе Флера Госман кызы Галләмова килде .
Вәлиева Кадрия Кәлимулла кызы 1935 елның 26 мартында Сарман районының Салкын Алан авылында күп балалы крестьян гаиләсендә 12нче бала булып туа. 1937 елда әтисен кулга алалар һәм бу елның сентябрендә аны атып үтерәләр. 1986 елда репрессияләгәннәр. Сугыш баласы, ул сугыш һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын хәтерли, ул вакытта халыкның бөтен көче фронтка һәм илне торгызуга ташланган иде.
Мәктәпне тәмамлагач, 1953 елда абыйсы белән Улан-Удэ шәһәренә китә, анда тимер юлга эшкә урнаша. Шунда булачак ире белән таныша, Иркутск шәһәренә күчеп китә, өч бала үстерәләр.
Иркутск шәһәрендә туберкулезга каршы санаторийда санитарка булып эшли. Производстводан аерылмыйча медицина училищесына кичке бүлеккә укырга керә, ә тәмамлагач, Иркутск шәһәре хәрби училищесы каршындагы медсанчастька шәфкать туташы булып эшкә керә.
Туган якларын бик сагына һәм 1977 елда Әлмәт шәһәренә кайтып, үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә эшкә урнаша.