25 һәм 26 мартта Казанда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган профилактика акциясе узды. Барлык теләүчеләр «Тандем» һәм «Мега» сәүдә үзәкләре янында эшләгән күчмә рентген аппаратларында бушлай флюорографик тикшеренү уза алды.
Ике көн эчендә 400 дән артык кеше тикшеренү үтте.
3 кеше өстәмә тикшерүгә чакырылды.