Ачык һавада медицина тикшерүе

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Казанда эре сәүдә үзәге янында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә - 24 мартка багышланган профилактика акциясе узды, аны Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге һәм Республика туберкулезга каршы клиник диспансер белән берлектә оештырды.

Акция кысаларында казанлыларга Республика туберкулезга каршы клиник диспансер күчмә флюорография җайланмасында бушлай флюорография узу, кандагы глюкоза һәм холестеринны билгеләүгә  экспресс-анализ һәм биоимпедансометрия (организмдагы май һәм сыеклык күләмен, мускул һәм сөяк массасын һәм метаболизмны анализлау, кеше тәне составын тиз диагностикалау ысулы), шулай ук Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге күчмә сәламәтлек саклау үзәгендш кан басымын, авырлыкны, буйны үлчәү мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International