Алабуга район үзәк хастаханәсе профсоюз оешмасы җыелышы

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Алабуга район үзәк хастаханәсендә беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, ул хастаханә коллективы өчен мөһим вакыйгага әверелде.

Конференциядә узган биш елдагы эшкә йомгак ясалды һәм профсоюз комитетының яңа составы сайланды.

Алабуга  район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев профсоюз оешмасының мөһим эшен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

Рамия Резвякованың профсоюз комитеты рәисе итеп бертавыштан яңадан сайлануы конференциянең мөһим нәтиҗәсе булды. Рәис урынбасары итеп Анна Кочнева сайланды. Шулай ук профактивның яңа составы формалаштырылды.

Профсоюз хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен  иң яхшы активистлар һәм профсоюзда 100% әгъзалык белән активистлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International