Профилактика һәм оперативлык

2025 елның 28 марты, җомга

Бүген Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең консультатив-диагностика поликлиникасының актлар залында урта медицина персоналы өчен "Анафилактик шок. Беренче ярдәм күрсәтү"мөһим укыту дәресе узды.

Дәресне тәҗрибәле анестезиолог-реаниматолог Сергей Владимирович Проводин үткәрде.

Лекция барышында анафилаксияне иртә диагностикалау критерийлары, кичектергесез хәлдә эш итүнең төгәл алгоритмы, практикадан катлаулы очраклар җентекләп тикшерелде.

Укуга Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе шәфкать туташлары һәм фельдшерлары, ФАП хезмәткәрләре һәм Кама Аланы район хастаханәсеннән хезмәттәшләр кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International