42 яшьлек хатын Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә авыр хәлдә китерелгән: аңы чуалган, сөйләме бозылган, тәненең сул ягы параличланган.
Светлананы шунда ук тикшерүгә алдылар. КТ уздырганнан соң хатын-кызда ишемик инсульт булуы ачыкланды. Сәбәбе - зур тромб. Ул баш миенең арткы өлешенә илтүче кан тамырын тулысынча каплаган, шуңа күрә анда кан кермәгән. Пациенткага тромболитик терапия уздырганнар - кан төерләрен эретә торган препарат керткәннәр. Ләкин медикаментоз дәвалау мондый зур тромбка каршы аз нәтиҗәле булып чыккан. Табиблар операциясез хатын-кыз исән калмас иде дип курыкканнар.
Эшкә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары, диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдире Булат Заһидуллин җитәкчелегендә алына.
Операция уңышлы үткән. Ләкин шул ук кичне Светлана сул кулының телсезләнүеннән зарлана башлаган. Аның кан тамырларында шулай ук тромб булган икән. Кан тамырлары хирурглары ашыгыч рәвештә операция ясаганнар һәм сул кул артериясеннән кан төерен алганнар.
Дәваланудан соң хатын-кызны неврология бүлегенә күчерәләр, анда аның белән логопед, ДФК белгече, нейропсихолог, реабилитологлар командасы ныклап шөгыльләнә. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә тернәкләнү тиз булды. Һәм инде клиникага кергәннән соң 10нчы көнгә хатын-кызны чыгарганнар.
Светлана балалары янына кайта, кечесенә бер генә яшь. Хатын бәхетле һәм гомерен саклап калган табибларга рәхмәт әйтә.