Казанда Татарстан анестезиолог-реаниматологлары форумы үз эшен төгәлләде

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

28-29 мартта ARTEK KAZAN Югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә Татарстан Республикасы медицина оешмаларыннан анестезиолог-реаниматологлар җыелды.

Анестезиология һәм реаниматология өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы белгечләре, Россия Анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясе президиумы әгъзалары  президент, профессор К.М. Лебединский җитәкчелегендә укыту лекцияләре һәм мастер-класслар үткәрделәр. Анестезиология һәм интенсив терапия өлкәсендәге белгечләр тәҗрибә уртаклаша, дәвалауның яңа технологияләре һәм методлары турында фикер алыша алдылар.

Әлеге чара "Анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ ярдәме белән мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International