28 март Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы медицина җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга булып билгеләп үтелде. «Иволга» шифаханәсе Әлмәт, Лениногорск, Баулы һәм Бөгелмә район үзәк хастаханәләре табибларын кабул итте, аларга сәламәтләндерү учреждениесенең мөмкинлекләре белән шәхсән танышу мөмкинлеге бирде.
«Иволга» шифаханәсе белән җентекле танышу шифаханәнең дәвалау базасын караудан башланды. Табиблар, физиотерапиянең замана методларын һәм башка торгызу процедураларын куллану мөмкинлекләрен бәяләп, процедура кабинетларының җиһазланышын кызыксынып өйрәнделәр.
Санаторий базасында терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан соң һәрьяклап тернәкләнү өчен шартлар тудырылган. Татарстан шифаханәләре кичергән авырулардан соң бушлай тернәкләндерү узарга уникаль мөмкинлек тәкъдим итә.
Танышу турының кульминациясе булып конференц-залдагы киңәшмә, «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе җитәкчесе Е.П. Терентьевның шифаханә-курорт тармагы һәм Татарстан шифаханәләренең мөмкинлекләре турындагы доклад белән чыгышы булды.
Медицина җәмәгатьчелеге алдында физик һәм тернәкләндерү медицинасы табибы Мөхәммәтгалиева Р.Г. һәм "Иволга"шифаханәсе баш табибы урынбасары Гыйльфанова А. Ф. чыгыш ясады.
Үз нотыкларында алар санаторийларда пациентларны нәтиҗәле тернәкләндерү өчен кулланыла торган инновацион методикаларны тәкъдим иттеләр.
Шулай ук һәр пациентның индивидуаль ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән персональләштерелгән тернәкләндерү программаларына аерым игътибар бирелде. Табиблар шифаханә администрациясенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыша алдылар.