Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә авыруларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләренә багышланган методик семинар узды.
Онлайн-чарага Татарстан Республикасы медицина оешмаларыннан медицина хезмәткәрләре һәм профилактика эшен оештыручылар җыелды.
Семинар барышында йогышлы авыруларны профилактикалауга кагылышлы мөһим темалар каралды.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе белгеч-эксперты Илья Малишевский «Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруын профилактикалау» темасына лекция укыды. Ул игътибарны вакытында диагностикалауның мөһимлегенә, шулай ук санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү зарурлыгына юнәлтте.
Шулай ук Татарстан Республикасы Роспотребнадзоры идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина «Туберкулез белән авыруны профилактикалау» темасына чыгыш ясады. Үз чыгышында ул төбәктә туберкулез белән авыруны иртә ачыклау һәм киметүгә юнәлдерелгән профилактик чараларның әһәмиятен ассызыклады.
Семинарның модераторы - «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның гигиена тәрбиясе табибы Гүзәл Мөхетдинова.
Семинарның мондый форматы медицина хезмәткәрләренең профилактиканың замана ысуллары турында хәбәрдарлыгын арттырырга ярдәм итә һәм Татарстан Республикасы халкының сәламәтлеген саклау бурычлары нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.