Диспансеризация үткәрүне тәэмин итүдә оештыру-методик ярдәм күрсәтү, профилактик эшне һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау эшчәнлеген оештыруны бәяләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре Әлмәт үзәк район хастаханәсендә булдылар.
Гигиена тәрбиясе һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Роза Алимова һәм Елена Горышина медицина профилактикасы кабинетының, норматив-хокукый актлар таләпләре кысаларында участок челтәренең, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәсьәләләре буенча халык арасында профилактика эшен оештыру һәм уздыру эшенә комплекслы бәя бирделәр. Күрсәтелә торган медицина ярдәменең эчке сыйфатын контрольдә тоту системасын оештыру мәсьәләләре аерым каралды.
Эш визиты нәтиҗәләреннән чыгып, район үзәк хастаханәсендә һәм Әлмәт районы ФАПларында индивидуаль тирәнәйтелгән һәм төркемле (пациентлар мәктәбе) профилактик консультация, диспансер күзәтүе һәм популяцион профилактик эшчәнлекне оештыру һәм уздыру турында тәкъдимнәр бирелде.