СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәгенең профилактика бүлеге табиб-эпидемиологы Камилла Юзеева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре өчен лекция үткәрде.
Чара ВИЧ-инфекцияне профилактикалауның актуаль мәсьәләләренә багышланды һәм сәламәтлек саклауның катнаш өлкәләрендәге белгечләрнең хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелде. Үзенең лекциясендә Камилла Юзеева ВИЧ йоктыру юлларын, профилактика, диагностика һәм дәвалауның замана ысулларын, шулай ук төбәктәге эпидемиологик вәзгыятьне җентекләп яктыртты.