Лаеш районының Татар Сараланы авылында яңа медпункт төзелә

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Татар Сараланы авылында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Ул 265 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Бүгенгә төп төзелеш эшләре төгәлләнгән һәм хәзер бинаның эчке бизәлеше алып барыла. Яңа бина замана медицина җиһазлары белән җиһазландырылачак, бу авыл һәм якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләргә сыйфатлы беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International