Әлеге проблеманы актуальләштерү максатыннан «Татарстан 24» ТК туры эфирында Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина психологы Рамилә Насыйбуллина чыгыш ясады.
Рәсми статистика күрсәткәнчә, аутистик спектр тайпылышы һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар саны балалар инвалидлыгы структурасында өстенлек итә.
Ата-аналарга һәм гаиләнең башка әгъзаларына әйтелгән диагнозны яки аңа шикләнүне кабул итү кыен була, гадәти тормыш рәвешен саклауда ярдәм таләп ителә.
якыннары бала үсешендә нинди дә булса үзенчәлекләр күрсә, белгеч, хәтта берничә белгеч фикерен вакытында алу мөһим. Моннан тыш, аутистик спектр бозылулары буенча клиник киңәшләрдә күрсәтелгән скрининг тестларының берсен мөстәкыйль рәвештә узарга мөмкин, мәсәлән, “M-CHAT R/F”. Моның өчен баланың үз-үзен тотышы турындагы берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Аның нәтиҗәләре буенча диагноз куелмаячак, әмма сабыйның аутистик спектр бозылулары үсеше куркынычы зонасында булмавы аңлашылачак. (Сылтама өчен тест: solnechnymir.ru//diagnosti...)
Экспертлар сүзләренчә, мондый ситуацияләрдә көтеп тору тактикасы тәкъдим ителмәгән, чөнки сабыйлар белән вакытында башланган дәресләр катлаулы халәтләрне киметергә, аларның реабилитация потенциалын арттырырга, ә кайчак диагнозны бөтенләй төшерергә мөмкинлек бирә.