Биектау район үзәк хастаханәсе хатын-кызлар консультациясе хезмәткәрләре Гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәгеннән репродуктив яшьтәге хатын-кызлар белән эшләү өчен «Умиление» пособиеләрен алды.
Киләчәктә поликлиникада һәм район ФАПларында стендлар, «Әни көндәлекләре» йөкле хатыннар көндәлекләре, «Кечкенә һәм шундый зур могҗиза» китаплары кулланылачак.
Тагын бер матур бүләк - бәйләгән пинеткалар. Болар барысы да «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында йөкле хатын-кызларга комплекслы ярдәмнең бер өлеше булачак.
"Хастаханә һәм барлык консультация исеменнән «Умиление» үзәгенә бирелгән материаллар һәм безнең уртак изге эшкә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мондый матур һәм мәгълүмати стендлар булачак әниләргә дөрес сайлау ясарга ярдәм итәр дип ышанам», - дип рәхмәт белдерде Биектау район үзәк хастаханәсе медицина психологы Әмирә Гарапшина.