Чаллының һәвәскәр футбол командалары уенчылары үзләренең сәламәтлекләрен тикшерде. Табиблар 10 кешене карап чыкты: уенчылар ЭКГ, флюорография үтте, терапевт консультациясе алды, аларга лаборатор анализлар ясадылар. Һәвәскәр спортчылар арасында ярышлар инде башланды, «Җиңүгә әзер» диләр.
Сүз уңаеннан, монда ук диспансеризация кысаларында табиблар пациентларның репродуктив сәламәтлеген дә бәяли. Әгәр табиблар нормадан тайпылыш тапса, пациентлар диспансеризациянең икенче этабына җибәрелә. Сәламәтлекне тикшерү 60 минуттан да артык вакытны алмый.