Баулы район үзәк хастаханәсендә Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган чара узды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель көнне Россиядә йөкле хатыннар көне билгеләп үтелә. Бу күп балалы гаилә кыйммәтләрен чагылдырган традиция, булачак әниләргә ярдәм итүнең мөһимлеген, аларның сәламәтлеген һәм иминлеген, аңлы рәвештә ана булуның мөһимлеген искә төшерә тошерүче бәйрәм.

Балалы гаиләләргә ярдәм быел "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Чара «Баулы район үзәк хастаханәсе» ДАССУның профсоюз комитеты, «Шәфкать» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге ярдәмендә оештырылды.

Очрашу булачак әниләр өчен чакырылган «Кнопочки» бию коллективының иң кечкенә йолдызлары башкарган дәртле бию номерыннан башланды.

Баулы район үзәк хастаханәсе клиник психологы Лилия Гайсина: бәйрәм «Всебеременным.РФ» проекты ярдәмендә (аның төп миссиясе  – «Йөклелек аны кабатларга теләгәнчә узарга тиеш!"), , шулай ук «Кечкенә һәм шундый зур могҗиза» проекты (ул РФ Президенты грантлары фонды ярдәме белән «Умиление» ана яклау һәм аналар үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла) кысаларында билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International