«Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе» ДАССУ карамагындагы медицина оешмалары табиблары өчен «онкология» белгечлеге квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы кысаларында Әлмәттә «Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе» ДАССУда «Онкология ярдәмен оештыру нигезләре» белем бирү циклы уза.
Укулар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе филиалы – КДМА белгечләре катнашында оештырылды.
Җыелганнар Татарстан Республикасында онкология ярдәмен оештыру, 2025-2030 елларга «Онкология авыруларына каршы көрәш» региональ проектын гамәлгә ашыру, сөт бизе яман шешен диагностикалау һәм кичектергесез хәлләрдә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алышты.