7 апрельдә Татарстанда Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «РRОфилактика» Бөтенроссия акциясе узачак

2025 елның 4 апреле, җомга

Масштаблы акцияне Россия йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау җәмгыяте Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм профилактик медицина Милли медицина тикшеренү үзәге белән берлектә үткәрә.

Билгеле булганча, физик активлык йөрәк-кан тамырлары һәм мускул системаларын ныгытуга ярдәм итә, шулай ук хроник йогышлы булмаган авырулар үсеше куркынычын киметә.

Казанда акция кысаларында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге оештырган «10000 адым» массакүләм зарядка һәм йөреп кайту булачак.

Кайда: Казан шәһәре, «Горки-Әмәт урманы»  паркы

Кайчан: 7 апрель, катнашучылар 9.30 да җыела.

Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International