Медицина психологы Мамадыш лицей укучыларына психик сәламәтлекне саклау турында сөйләде

2025 елның 4 апреле, җомга

Мамадыш район  үзәк хастаханәсе медицина психологы Гөлнара Шаһивәлиева 2нче лицейның мәгариф үзәгендә урта сыйныф укучылары өчен «Психик сәламәтлекне саклау шартлары» дигән темага лекция үткәрде.

  Үз чыгышында Гөлнара Камил кызы балаларга психик сәламәтлекнең ничек формалашуын, аның белем алуына йогынты ясый торган факторлар турында сөйләде. Нормаль психик сәламәтлек дигәндә әлеге кешенең яшенә, яшь нормасына туры килгән психиканың гармонияле үсеше аңлашыла.

  Аннары психолог балаларга стресс һәм депрессия күренешләре, аларның төп билгеләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International