"Сак булыгыз, талпаннар һөҗүм итә!": ничек сакланырга һәм талпан тешләгәндә нәрсә эшләргә

2025 елның 4 апреле, җомга

Түбән Камада талпан сезоны ачылган – инде 4 кеше талпан тешләгәннән соң ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу пациентларның барысы да табигатькә йөргән яки бакчада эшләгән.

Зыян күрүчеләр арасында – 73 яшьлек хатын-кыз, аңа Дмитриевкада бакчасында эшләгәндә үрмәкүчсыман «һөҗүм иткән». Табиблар кан эчүче бөҗәкне алганнан соң, пациентка талпан энцефалитын профилактикалау өчен иммуноглобулин кертелә.

Талпан тешләүдән коткара торган кагыйдәләр:

1. Кием-броня: ачык төстә, тыгыз манжетлы, чалбар оекбашка тыгылган.

2. Репеллентлар: тирегә генә түгел, киемгә дә сибегез.

3. Һәр 60 минут саен карап тору – талпан тешләгән урынга кадәр 1-2 сәгать шуыша.

4. Хайваннар күз алдында: йөреп кергәннән соң колакларын, муенын, корсагын тикшерегез.

5. Геройлык күрсәтмәгез! Әгәр талпан тешләгән икән - ашыгыч рәвештә травмпунктка барыгыз.

18 яшьтән башлап пациентларны Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең кичектергесез травматология һәм ортопедия бүлегендә тәүлек буе кабул итәләр (Актүбә урамы, 11 адресы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International