Күчмә диспансеризация Республика стоматология поликлиникасы хезмәткәрләре өчен оештырылды

2025 елның 4 апреле, җомга

Республика стоматология поликлиникасының табиблары, шәфкать туташлары һәм башка белгечләре ел саен үткәрелә торган диспансеризацияне эш урынында уза алды. Аларга Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасыннан күчмә медиклар бригадасы килгән. Диспансерлаштыру кысаларында РСП хезмәткәрләре белгечләр тикшерүен үтте, шулай ук кан анализы тапшырды һәм электрокардиограмма узды.

Диспансеризация Россиядә 2025 елдан башлап җибәрелгән «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Шуны истә тотарга кирәк, күп кенә авырулар башлангыч стадияләрдә симптомсыз үтәргә мөмкин. Ләкин аларны вакытында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International