21 нче номерлы поликлиниканың хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатыннар өчен изге традициягә әверелгән күңел бәйрәме узды.
Йөкле хатыннар көненә (7 апрель) багышланган чара булачак әниләргә җылы хисләр генә түгел, бик күп файдалы мәгълүмат та бүләк итте.
Кунакларны шарлар белән бизәлгән матур зона каршы алды. Бәйрәм атмосферасын Казанның Эколь матурлык мәктәбе осталары тулыландырды, алар булачак әниләр өчен язгы образлар тудырдылар, шулай ук сабыйның булачак коляскасына брелок буяу буенча күңелле мастер-класс үткәрделәр. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш акушер-гинекологы, , Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан ДМУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең проф. В. С. Груздев исемендәге акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Фаткуллина Лариса Сергеевна чыгыш ясады, ул җиңел бала табу, нәниләргә нык сәламәтлек һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калуны теләде.