"Агерҗе район үзәк хастаханәсе" ДАССУ командасы сәламәтлекнең тормышның иң зур кыйммәте булуын искә төшерә һәм барысын да сәламәтлек көненә кушылырга чакыра.
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу датаны 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оешу көне уңаеннан сайлаганнар.
Ел саен сәламәтлек көнен үткәрү 1950 елдан бирле традициягә әверелде.
Сәламәтлек – тормышның иң зур кыйммәте. Аның белән бернәрсә дә – байлык та, җәмгыятьтәге дәрәҗә дә, танылу да чагыштырырлык түгел.
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен бөтен кешелек дөньясына кагыла торган һәм безнең тормышка турыдан-туры йогынты ясый торган, кешеләрнең үз сәламәтлегенә һәм озын гомерлегенә кызыксынуын арттыру өчен сорауларны күтәрә.
2025 елгы сәламәтлек көне девизы – «Сәламәт тормыш башлану – имин киләчәк нигезе».
Сәламәт калуның иң яхшы ысулы –диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен вакытында узу. «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты россиялеләргә үз сәламәтлекләрен контрольдә тотарга ярдәм итә.