7 апрельдә, Сәламәтлек көнендә, Алабуга поликлиникасы хезмәткәрләре пациентлар өчен киңәшләр белән генә чикләнмәскә, ә үзләренең сәламәт яшәү рәвешен шәхси үрнәк белән күрсәтергә карар кылды.
Сәламәтлек көнендә медицина хезмәткәрләре бу бәйрәмне сүздә түгел, ә эштә – ачык һавада массакүләм зарядка белән билгеләп үттеләр!
Бу сәламәтлек һәм актив яшәү рәвеше турында кайгыртуга багышланган көннең символик башлангычы булды.