7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре аны тиешенчә билгеләп үтте - сәламәт яшәү рәвешен хуплап, зарядкага чыкты.
Шулай итеп алар "PROфилактика" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Дәресне хастаханә территориясендә үткәрделәр.