Бүген медицина хезмәткәрләренең иртәсе физик күнегүләрдән башланды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне хәрәкәтчән яшәү рәвешен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Традициягә ярашлы, Зәй район үзәк хастаханәсендә Сәламәтлек көне кыска физик күнегүләрдән башлана, ул хезмәткәрләрне көне буена энергия белән тәэмин итә. Игелекле акциягә барлык бүлекләрнең коллективлары да кушылды.

"Бөтендөнья сәламәтлек көне — үз тормыш рәвешең турында уйлану, начар гадәтләрдән баш тарту һәм профилактик тикшеренүләр узу өчен менә дигән сәбәп, - ди медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Регина Галимова. - "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында без " Сәламәтлек һәркем өчен " программасын гамәлгә ашырабыз. Барлык зәйлеләрне сәламәтлекләрен тикшерергә чакырабыз!»

Быел сәламәтлек көне йөклеләр көненә туры килде, һәм Зәй район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе булачак әниләр өчен бассейнга бару өчен яхшы бонус – сертификатлар әзерләде.

Зәй үзәк район хастаханәсе даими рәвештә хезмәткәрләр һәм пациентлар арасында сәламәт яшәү рәвешен киң таратуга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

"Сезнең сәламәтлек — сезнең кулда. Аның турында кайгыртуны соңгыга калдырмагыз!"– бүгенге көннең төп юлламасы шундый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International