Ә сез Бөтендөнья сәламәтлек көнен ничек башладыгыз? Ул бүген, 7 апрельдә, билгеләп үтелә.
Чаллы шәһәренең 5 нче поликлиникасында «PROфилактика» Бөтенроссия акциясе уңаеннан медицина хезмәткәрләре өчен гимнастика үткәрделәр.
Табиблар һәм шәфкать туташлары үзләренең үрнәкләре белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, физик яктан актив булуның никадәр мөһим булуын күрсәтте. Нәкъ менә физик активлык йөрәк-кан тамырлары һәм мускул системаларын ныгытуга ярдәм итә, хроник йогышлы булмаган авырулар үсеше куркынычын киметә. Һәм, әлбәттә, кәефне күтәрә, стресстан коткара.
5 нче поликлиникада инде күп еллар пилатес дәресләре үткәрелә. Физик терапевт Олеся Евгеньевна Пичигина сөйләгәнчә, әлеге күнегүләр системасы ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә туры килә. Пилатес мускулларны ныгыта, гәүдә торышын тигезли, сыгылмалылыкны үстерә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерә.
ЛФК инструкторы Раушания Мөнәвир кызы Калазимова билгеләп үткәнчә, 5 нче шәһәр хастаханәсендә актив яшәү рәвешен һәм спортны киң тарату аша йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау ысуллары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар даими үткәрелә.