Йөкле хатыннар көне уңаеннан 2025 елның 7 апрелендә Сарман район үзәк хастаханәсенең актлар залында Хатын-кызлар консультациясе, бала тудыру бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе администрациясе коллективлары көче белән йөкле хатыннар өчен күңел бәйрәме үткәрелде. Анда Сарман районы администрациясе, район башлыгы урынбасары Сәхипова И.Р., халыкны социаль яклау органнары, ГХАТ , Сарман районы мәдәният бүлеге, «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты.
Чара барлык чакырылган кунакларның тантаналы котлавы белән башланып китте.
Файдалы тренинг, индивидуаль консультация, мастер-класслар үткәрелде, сәламәтлек һәм бала табуга әзерлек турында кыйммәтле киңәшләр яңгырады.
Сәнгать мәктәбенең иҗат коллективы балалар катнашында музыкаль номерлар әзерләде.
Булачак әниләр өчен җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән күңелле викторина үткәрелде.
Тантаналы һәм күңел ачу өлешеннән соң барлык авырлыларга бүләкләр өләштеләр.