Аудитория каршында Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсенең медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Шишкина, клиник психолог Татьяна Хисмәтуллина, шулай ук руханилар вәкилләре чыгыш ясады.
Совет эшендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, күзәтчелек органнары һәм медицина югары уку йортлары, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчелеге, әйдәп баручы клиникаларның баш табиблары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре һәм медицина җәмәгатьчелегенең башка вәкилләре катнашты.