"Гаилә" милли проекты кысаларында "Барс" спорт комплексында Йөкле хатыннар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бу бәйрәм булачак әниләрне берләштерә, сабыйны көтү шатлыгы белән уртаклашырга һәм фикердәшләреннән ярдәм алырга булыша!
Бәйрәм интерактив форматта узды, музыкаль котлаулар һәм сюрприз - зур курчак чыгышы булды. Булачак әниләр йөкле хатыннарның көндәлекләрен һәм балалар китапларын алды.
Тәтеш үзәк хастаханәсе табиблары - гинеколог, педиатр, психолог, ЗАГС, Россия социаль фонды һәм Социаль яклау белгечләре белән рәсми булмаган шартларда аралаштылар, барлык кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм бик күп файдалы киңәшләр алдылар.