Балтач район үзәк хастаханәсендә "Район үзәк хастаханәсе шартларында аз инвазив хирургия. Чынбарлык һәм перспектива" темасына практикум-семинар узды.
Әлеге чарага "Арча район үзәк хастаханәсе" ДАССУ, "Әтнә район үзәк хастаханәсе" ДАССУ, "Кукмара район үзәк хастаханәсе" ДАССУ, "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССУ, "Теләче район үзәк хастаханәсе" ДАССУ, "Биектау район үзәк хастаханәсе" ДАССУ, "Алабуга район үзәк хастаханәсе" ДАССУ, Киров өлкәсенең Малмыж район үзәк хастаханәсе, шулай ук ESTEN - медицина инструментлары һәм җиһазлары фирмасы вәкиле.
Катнашучыларны "Балтач район үзәк хастаханәсе" ДАССУның баш табибы Сәфәров Рамил Рәфхәт улы сәламләде, уздырыла торган чараның максатлары белән таныштырды.
Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Сәйдәхмәт Гаипназаров бүлекнең соңгы өч елдагы эш нәтиҗәләре турында презентация үткәрде, корсак куышлыгы һәм кече оча органнарына лапароскопик операцияләр, ультратавыш тикшерүе контроле астында аз инвазив хирургия кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.
Семинарның практик өлешендә күрсәтмә операцияләр үткәрелде . Операция залыннан табиблар бүлмәсенә турыдан-туры видеотрансляция алып барылды.