Кайгырту, белем һәм илһам: Мамадышның Яшьләр үзәгендә Йөкле хатыннар көне

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Табиб-акушер-гинеколог Гүзәл Габбасова яшьләр үзәгендә булачак әниләр өчен үткәрелгән җылы һәм мөһим чарада катнашты.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Мамадыш районының ГХАТ бүлеге башлыгы Ләйсән Дульмиева мөрәҗәгать итте, хатын-кызларны тормышларының бу үзенчәлекле чоры белән котлады.

Табиб-акушер-гинеколог Гүзәл Марсель кызы «Бала тапканнан соң тернәкләнү» темасына лекция укыды - булачак әниләр сабый тугач үзләрен ничек кайгырту, көчләрен кайтару һәм сәламәтлекләрен саклау турында белделәр.

Бәйрәм иганәчеләрдән бүләкләр белән тәмамланды – һәр катнашучы файдалы бүләк һәм яхшы кәеф белән китте!

Сәламәтлек, кайгырту һәм ярдәм — безнең уртак бурычыбыз. Бу көнне янәшәдә булганнарның барысына да рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International