Мобиль комплекс Балтач районында эшли башлады

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

7 апрельдән Балтач районында Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең мобиль поликлиникасы эшли башлады.

Мобиль поликлиниканың эше «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында оештырылган һәм авыл халкына махсуслаштырылган медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Күчмә медицина комплексы районның 5 торак пунктында 5 атна дәвамында эшләячәк.

Кабул итүне Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең тар белгечләре алып барачак.

Хәзерге вакытта поликлиника Урта Көшкәт авылында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International