Казан медицина көллиятеннән физкульт-сәлам

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

7 апрельдә  Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр, ә 8 апрельдә сәламәтлек эстафетасын көллият дәвам итте. Анда "Зарядка бездән - сезнең өчен сәламәтлек" девизы белән гомуми зарядка уздырдылар.

Зарядкада катнашучыларга сәламләү сүзен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Фатыйх кызы Гыйләҗева әйтте.

Чарада дәрәҗәле кунаклар бокс клубы тренерлары Артём Андреевич Баранов һәм Тимур Шавкатович Махинько булдылар, алар катнашучыларга энергияле һәм нәтиҗәле тайбоның төп элементларын күрсәтте.

Көллият студентлары бик рәхәтләнеп зарядкада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International